Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Болгарга экскурсия

Өлкәннәр көне алдыннан район ветераннарына Болгар шәһәренә экскурсия оештырылды.

– Өлкәннәр көне алдыннан район хакимияте безгә зур бүләк ясады – Болгар шәһәренә экскурсия оештырды. Рус Шуган, Михайловка, Баек, Баланлы, Мөслим һәм башка авыллардан җыелган 54 кеше комфортабельле автобуста музей-шәһәргә сәяхәт иттек. Биш сәгатьлек юлда “Рябинушка” фольклор ансамбле белән җырлап бардык. Болгарда, ике төркемгә бүленеп, тарихи урыннарны карадык. Экскурсоводларыбыз барысын да яхшылап аңлатып барды. Ак мәчеттә безне Фәрһад хәзрәт һәм аның хатыны Рушания абыстай каршы алды. Рушания абыстай тумышы белән Баек авылыннан икән. Алар безгә ислам тарихы турында бик күп кызыклы фактлар җиткерде. Рушания абыстай үзе пешергән пәрәмәчләр белән дә сыйлады. Экскурсия бик кызыклы һәм күңелле узды, бар кеше дә бик канәгать калды.

Әлфия Измайлова, район ветераннар советы рәисе урынбасары

Фото - Ә. Измайлованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев