Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Балаларга өйрәтәбез

“Юл, әйдә, дус булабыз!” муниципаль конкурсы үткәрелде

– Мөслимдә юллар иминлеге мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелә. “Юл, әйдә, дус булабыз!” муниципаль конкурсы – шуның ачык мисалы. Мөслим һәм Сарман районнары буенча дәүләт бюджет учреждениесе оештырган бәйгедә барлыгы алты команда көч сынашты. Балалар мондый бәйгеләрдә бик теләп катнаша, чөнки конкурсны оештыручылар сабыйларга һәрвакыт затлы, кыйммәтле бүләкләр әзерләп алып килә. Бәйгедә җиңүче дә, җиңелүче дә лаеклы бүләкләнә. Берничә ел рәттән район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасы командасы җиңүче булды. Быел беренчелек “Ләйсән” балалар бакчасы коллективына бирелде. Бәйгенең максаты – балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү, балалар белергә тиешле юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен һәм күнекмәләрне ныгыту, юлларда иминлекне тәэмин итү, балаларны ЮИД отрядлары эшчәнлегенә җәлеп итү.

Лилия Басыйрова, Мөслим

Фото - "Мөслим -информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев