Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Җәмигъ мәчетендә

Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары һәм аларның әти-әниләре Мөслим мәчетендә кунакта булдылыр

– Уку елы дәвамында укучылар белән тәрбияви әңгәмәләр, төрле мавыктыргыч чаралар үткәрәбез. Баланың үсешендә гаиләнең роле гаять зур. Гаилә баланы тормышка әзерли, сабый туып үскән гаиләсенә хас сыйфатларны үзендә чагылдыра. 16 сентябрь көнне укучылар Мөслимдәге Җәмигъ мәчетендә кунакта булды. “Бәхетле гаилә” муниципаль проекты кысаларында Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен “Тәрбияле бала – ил терәге” исемле тәрбияви чара үтте. Рифат хәзрәт Сибгатуллин әти-әниләргә вәгазь сөйләде, Эльмира Хафаева укучылар өчен уеннар һәм мастер-класс күрсәтте, интернат-мәктәп тәрбиячесе Резеда Бухарова пластилинография буенча мастер-класс үткәрде. Тәрбия чарасы табын артында дәвам итте.

Гөлназ Әхмәтова,  Түбән Табын интернат-мәктәбенең директор урынбасары

Фотолар - Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев