Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Муллагали оста

– Сугыш вакытында һәм сугыштан соң безнең “Ленин бүләге” колхозында бик күп еллар Муллагали бабай Шәгалиев алачыкта эшләде. Әткәем – аның ярдәмчесе.

Ул – мине, әнкәем бәләкәй арбада энемне эшкә алып бара иде. Ике ат җигеп, ике кеше “лобогрейка” дигән ургычта эшли: берсе атларны куа, икенчесе арттагы утыргычка утырып, игеннәрне покоска сала. Биш бригаданың һәрберсендә дә шушындый ургыч белән урдылар. Ат машинасы, молотилка бар иде. Бер эшче урак белән көлтәнең бавын өзеп машинага ыргыта. Ул бик җаваплы һәм куркыныч эш, машина тыгылса, туктый. Бер көйгә генә салып торырга кирәк. Муллагали бабайга сәгать саен техникаларның ватылган әйберсен алып кайталар иде. Муллагали бабай бик оста һәм бик холыксыз кеше иде. Һәрбер запас частьне җентекләп эшләп җибәрде. Аның тимерләрен каян алганнардыр, ә күмерне Бикмәч авылында яндыралар иде. Күмер булмаса, Муллагали бабай эшли алмый. Бригада саен – 50шәр баш ат. Атларны да алачыкта дагалыйлар. Ул чагында бөтен эш атлар ярдәмендә башкарылды. 1952-1953 елларда “Коммунар” комбайннары эшли башлады, аларны тракторлар сөйрәп йөрде.

Мөҗәһидан Мортазин, Исәнсеф

Фото-Изображение от mrsiraphol на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев