Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчадагы дару үсемлекләре

Кориандр (Кориандр посевной)

Бу эфир-май дару үсемлеге борынгы заманнардан ук билгеле.

 

 

Кытайда ул IV — V гасырларда ук инде киң кулланылган. Борынгы Мисырда кориандрның җимешләрен һәм үләнен эчәклекне дәвалаганда, шулай ук тәмләткечләр сыйфатында кулинариядә файдаланганнар. Россиягә ул XIX гасырның беренче яртысында килеп кергән.

Кориандр — биеклеге 1,7 м га җитә торган берьеллык үлән үсемлек. Аның тамыр системасы нечкә, орчыксыман төп үзәк тамырдан һәм 1—1,5 м га кадәр җиргә керүче куе ян-як тамырлар челтәреннән тора. Үсемлекнең сабагы туры терсәксыман-бөгелмәле, күп тармаклы. Яфраклары ачык яшел, төрле формада һәм төрле зурлыкта.

 Чәчәкләре, күпчелек очракларда, бер җенесле (башлыча — ата җенесле), озын сапларында куе зонтиклар булып утыралар. Июньдә — июльдә чәчәк ата.  Җимешләре июльдә, августта өлгерә.

Кориандр умарта кортлары белән серкәләнә. Үсемлекнең җимешләре һәм үләне дару әһәмиятенә ия.

Җимешләре эч йомшарткыч, үт кугыч, геморройга каршы чәйләр составына керә.

Кориандр орлыклары, тәмләткеч буларак, икмәкне, кулинария,әйберләрен, колбасаларны, ит һәм балык консервларын ароматлаштыру һәм витаминлаштыру өчен азык промышленностендә, шулай ук көнкүрештә яшелчә маринадлаганда һәм тозлаганда киң кулланыла. Яшь яфракларын итле блюдоларга, ашларга тәмләткеч сыйфатында файдаланалар.

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев