Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчадагы дару үсемлекләре

Кара миләш (арония черноплодная)

Кара миләш (арония черноплодная) Илленче елларда арония культурасы йорт тирәсе бакчачылыгында үзләштерелә һәм хәзерге вакытта көнкүрештә киң файдаланыла.

Кара җиләкле арония роза чәчәклеләр семьялыгына керә. Халыкта аны кара миләш дип атыйлар. Кара җиләкле арония  - тамыр системасы нык үскән, 2,5 м га кадәр биеклеккә җитүчән вак куак. Май ахырында, июнь башында яфрак яргач, 2 атнадан соң, чәчәк ата. Җиләкләре август ахырында, сентябрь башында өлгерә һәм кырауларга кадәр саклана.

Кара җиләкле арония 30 елдан артык яши, 20 ел җимеш бирә.

Арониянең кыйммәтле дарулык әһәмияте аның җиләкләрендә. Аларда шикәр, алма кислотасы, башка органик кислоталар, петин һәм дубиль матдәләр, каротин, А, В1, В2, С,Е витаминнары, бор, тимер, йод, марганец, бакыр, молибден тозлары, шулай ук Р витамины активлыгына ия булган матдәләр бар. Кара җиләкле арония җимешләре согын нурлану авыруын, ревматизмны профилактикалау һәм дәвалау өчен файдаланалар. Җиләкләр ашказаны сыекчасының кислоталылыгын арттыра, шуңа күрә алар гастрит белән авыручылар өчен файдалы. Моннан тыш, кан басымын төшерүгә булышлык итәләр. Гипертония белән интегүчеләргә көнгә 3 мәртәбә 100 әр грамм җиләк ашарга яки аның 50 г согын эчәргә киңәш ителә.

Зур үскән агач артык карауны сорамый. Ул кышка чыдамлыгы белән аерылып тора, авыруларга һәм корткычларга бирешми.

Җиләкләрен сентябрьдә – октябрьнең беренче яртысында җыялар. Яңа җыелган җиләкләрне салкынча урында  3 көнгә кадәр, ә 5 градустан югары булмаган температурада 2 айга кадәр саклыйлар. Киптерелгән чимал 2 ел буе куллануга яраклы була.

http://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев