Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчадагы дару үсемлекләре

Гади мәтрүшкә

Бу үсемлекнең шифалы үзлекләре турындагы мәгълүматлар Әбугалисинаның «Табиблык фәне кануны«нда бар.

Гади мәтрүшкә иренчәчәклеләр семьялыгына керә. Россиядә бу үсемлекнең 3 төре үсә, ә барлыгы исә алар 20 артык исәпләнә.

Бу — кыек үсүчән шуышма тамырчалы һәм биеклеге 90 см га җитә торган туры утыручан өч кырлы кызгылт үлән-үсемлек. Мәтрүшкәнең яфраклары вак, пурпур төсендә. Чәчәк төркеме бөтенләе белән шактый зур себеркәчсыман. Чәчәгенең таҗы ике иренле, 40 мм га кадәр озынлыкта.

Мәтрүшкә июльдә — августта 15—25 көн буе чәчәк ат; җимешләре августта — октябрьдә өлгерә.

Мәтрүшкәнең биологик активлыгы аның үләнендәге эфир майлары, тимол, карванрол, шулай ук флавоноидлар, дубиль матдәләр микъдарына бәйләнгән. Орлыкларында тиз кибүче майлар бар. С витамины (аскорбин кислотасы) бу үсемлекнең барлык җир өсте органнарында диярлек — яфракларында, сабакларында, чәчәкләрендә дә була.

Рәсми медицинада мәтрүшкәне бик нәтиҗәле сидерт кудырткыч сыйфатында, шулай ук ашкайнатуны яхшырту максатыннан файдаланыла.  Ютәлләгәндә, салкын тию авыруларыннан кулланалар: бер аш кашыгы үсемлекне  2 стакан кайнар суда пешерәләр, 20 минут төнәтәләр, аннары марля аркылы сөзәләр һәм җылы килеш һәр 3 сәгать саен яртышар стакан эчәләр.

Кура җиләге һәм үги ана яфрагы белән бергә мәтрүшкә үләне  (2:2:1 чагыштырмасында) тирләткеч чәй составына керә.

Кычыттыра торган экземалардан, золотухадан һәм яраларны юдыру өчен мәтрүшкә үләне төнәтмәсеннән ванналар ясау киңәш ителә.

Мәтрүшкәнең эфир мае кайбер мазьлар составына керә һәм теш сызлауны басу өчен кулланыла.

Моннан тыш, умарта ояларына мәтрүшкә үләне сөртү аларны көядән саклый.

Мәтрүшкәне йорт тирәсе участогында үстергәндә аның җылы яратучан үсемлек икәнлеген, үсешенең башында җылыга аеруча таләпчән булуын истә тотарга кирәк. Ул җиңел, ашланган, нейтральгә якын реакцияле туфракларда яхшы үсә.

Чәчү яки утырту өчен көздән ачык, коры участок сайлыйлар һәм аны гадәттәгечә 22—25 см тирәнлектә казып чыгалар; башта кызган тирес яки кызган компостлы туфрак тараталар, суперфосфат кушып органик ашламалар кертү дә әйбәт була.

Үләнне күпләп чәчәк ату фазасында, гадәттә июльдә —августның беренче яртысында җыялар: ботак-тармакларның чәчәк атып утыручы өске өлешләрен 20—30 см озынлыкта кисәләр. Киселгән үлән тармакларын буш кына итеп учмаларга бәйлиләр һәм элеп куялар. Чималны ачык һавада, күләгәдә, түбә астында яки яхшы җилләтелә торган чормаларда киптерәләр. Бөккәндә сабаклар сынса, чимал кипкән булып санала. Кипкәннән соң үләнне суктыралар, тупас сабакларын аерып алалар.

Үләнне саклау срогы гадәттәге шартларда — 1 ел, пыяла банкаларда—3 елга кадәр.

Фото - Freepik.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев