Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчадагы дару үсемлекләре

Аю баланы (Бузина черная)

Безнең илдә бу үсемлекләрнең 11 төре үсә, шуларның берсе кара аю баланы.

 

АЮ БАЛАНЫ (БУЗИНА ЧЕРНАЯ)

Бу — эре куак, сирәк кенә 30 см диаметрлы тармаклы

 кәүсәле, биеклеге 6—10 м га җитә торган агач. 5—8 мм диаметрлы хуш исле саргылт-ак чәчәкләре зонтиксыман төркемнәргә җыелганнар. Аларның исе миндальныкын хәтерләтә, җимеш­ләре — шарсыман, сусыл, каты төшле.

Май — июньдә чәчәк ата; җимешләре август — сентябрьдә өлгерә.

Дару максатларында чәчәкләрен файдаланалар. Аның чәчәкләре төнәтмәсен салкын тию авыруларын­нан (хроник бронхитлар, бронхоэктазалар, грипп һәм ангина) тирләтә торган дару сыйфатында файдаланалар. Ларингит һәм ангина вакытында чәчәк төнәтмәсе белән авыз һәм тамакны чайкаталар.

Төнәтмә әзерләү өчен 5 г коры чәчәкне эмаль савытка салалар, бер стакан кайнар су коялар, капкачын ябалар һәм 15 минут сулы җылыткычта кайнаталар, аннары 45 минут суыталар, сөзәләр, сыгалар, 200 мл га кадәр җиткерәләр һәм җылы хәлдә көнгә 2—3 тапкыр 1/2— 1/3 әр стакан эчәләр. Төнәтмәне салкынча урында 2 тәүлек сакларга мөмкин.

Өйдәге шартларда аның чәчәкләреннән варенье кайнаталар. Чәчәк төркемнәрен камырга кушалар һәм миндаль исе килә торган печенье пешерәләр. Җимешләрен пироглар эченә салалар; алардан мармелад ясыйлар, варенье һәм компотлар кайнаталар.  Җимешләрен чи килеш ашарга ярый — аларның тәме әчкелтем.

Кара аю баланы орлыкларыннан, чыбыкча һәм бөре ботакларыннан үрчетелә. Бу үсемлек туфракка, ашламаларга таләпчән түгел, аны карап үстерү бик җиңел.

Чәчәкләрен үсемлекләр чәчәк атканда, таҗлары коела башлаганчы (июнь — июльдә) хәзерлиләр. Чәчәк төркемнәрен кисеп алалар да, шунда ук киптерергә куялар, чөнки аларның бик тиз каралып китүе ихтимал.Кипкән чәчәкләрне тукыма капчыкларда, кәгазь пакетларда җилләтелә торган  караңгы коры бүлмәләрдә саклыйлар. Саклау 5 ел.

 

Фото ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев