Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчадагы дару үсемлекләре

Алой (алоэ древовидное)

Бу үсемлекне һәр өйдә диярлек очратырга мөмкин.

 Халыкта аны тормыш символы дип йөртәләр. Еш кына доктор, ранник дигән исемнәр белән очрый. Кайчакта аны ялгыш, имеш, ул йөз елга бер генә тапкыр чәчәк ата дип, “столетник”, "йөзьяшәр" дип атыйлар. Ләкин культуралаштырылган шартларда бу үсемлекнең чәчәкләрен ел саен диярлек очратырга мөмкин.

Агаччыл алойның җир шарында 600 төре бар. Мәңге яшел күпьеллык үсемлек  тропик шартларда 4 м биеклеккә җитә. Яфраклары итләч, яшькелт-күк төстә, сусыл, хәнҗәр сыман, кырыйларында кечкенә генә чәнечкеләре бар. Үсемлекләрнең яфракларының озынлыгы 65 һәм калынлыгы 15 см җитә.

Хәзерге вакытта галимнәр дару максатлары өчен алойның яфракларын гына түгел, ә бәлки як-як бәбәкләрен дә файдаланырга мөмкин икәнлеген беләләр.

Алой линиментын пешүләр вакытында һәм нурлар белән дәвалаганда, алой согын  - гастритларны, энтероколитларны, хроник эч катуларны, шулай ук эренле яраларны, пешүләрне, тиренең ялкынсыну авыруларын дәвалаганда кулланалар.

Алойның яңа сыгылган согын томауны дәвалауда файдалану турында мәгълүмат бар. Препаратны ике-өч көн буе һәр 2-3 сәгать саен 5-әр тамчы борынга салганда яхшы нәтиҗәләр бирә.

Халык медицинасында алой туберкулезны дәвалау чарасы буларак билгеле, аны шулай ук организм хәлсезләнгәндә дә кулланалар. Моның өчен вакланган яшь яфракларны бал, астрахань чикләвеге төшләре, лимон согы, атланмай белән кушалар.

Ашказаны авыруларын дәвалау һәм организмның иммун системасын ныгыту өчен түбәндәге рецепт тәкъдим ителә. 1 өлеш алой яфрагын ит тарткыч аркылы чыгаралар һәм 1 өлеш бал белән кушалар. Яфракларны башта 15-20 тәүлек буе 2-4 градус температурада яки 9-15 тәүлек буе 6-8 градус температурада кара кәгазъгә төреп суыткычта тоталар, аннары юалар һәм чәнечкеләреннән чистарталар. Шушы катнашманы көнгә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала 1 әр аш калагы, ә аның артыннан кайнаган җылы су эчәләр. Дәвалану срогы – өч атна, аннары 10 көн тәнәфес.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев