Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Мартта бакча эшләре

Март азагына кадәр куакларның үстерергә дип ала торган ботакларын кисәргә кирәк. Төп са­нын арттырырга теләсәгез, ботак үрчетә башлар­га вакыт. Ботакларны суга утыртып куегыз. Та­мыр җибәрә башлауга, туфракка утыртасы була. Көннәр җылыткач, бакчага чыгарып утыртыр­га кирәк.

Мартта кар нык эри, су ага торган урыннарны казып куегыз.

Агачларга прививка ясар чак җитә. Үсентеләрне дымлы тукымага төреп, суыткыч­та сакларга кирәк. Аннары шушы үсентеләрне авыру яки карт агачларга тоташтырып, привив­ка ясарсыз. Моның өчен бер яшьтән дә артмаган, яшь агач ботакларын алырга кирәк.

Агачларны корткычларга каршы эшкәртергә вакыт җитте. Корткычларның күбесе кышкы йокыдан уянмаган чакта эшкәртегез. Аларның кайберләрен агач кәүсәсеннән кисеп алып таш­ларга була, кирәк булса, агач ботагын кисеп таш­лау хәерле. Агачның бер өлешен кисеп ташлап, аны бөтенләй һәлак булудан коткарырсыз.

Сыерчык ояларын әзерләп куегыз. Бакчагызга сыерчыклар килсә, алар корткычлардан арынды­рыр. Иске ояларны дезинфекцияләгез.

Теплицада җылытылган түтәлләрне, пар­никларны төзәткәләп куегыз. Ремонт эшләренә өлгерергә кирәк, март азагында беренче үсентеләрне утыртасы булыр.

Салкынга чыдам кашкарый, василек, арыс­лан авызы, календула кебек чәчәкләрне утыр­тасы була. Аларны кышка каршы да утырталар, язын исә җир чыгуга чәчәргә була. Түтәлне плен­ка белән каплап торыгыз.

Көннәр җылыта башлагач, декоратив үсемлекләр өстеннән капланган әйберләрне алы­гыз, ләкин бөтенләй ачып куярга ашыкмагыз. Агачларның корыган, сынган, туңган ботакла­рын кисегез. Бакчагыздагы карны зур савытларга тутырып куегыз. Кар суын яшелчәләргә сибәргә була. Теплица өстеннән карны төшереп торыгыз, баз өстен кардан чистартыгыз. Көздән сарымсак, кишер утыртылган түтәлләрдән карны алмагыз, ул эреп, җиргә сеңәргә тиеш.

Изображение от  Freepik com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев