Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Корткычларга каршы ничек көрәшергә?

Быелгы җәй эссе килде. Кызу көннәр май аенда ук башлангач, җимеш агачлары һәм җимеш куаклары да иркенләп үсте. Шул ук вакытта чүп үләннәре дә баш калкытты.

– Соңгы елларда бәрәңге утырту һәм тәрбияләү зур чыгымнар сорый башлады. Төрле авырулар һәм бигрәк тә корткычларга каршы көрәш халыкның зур мәшәкатенә әйләнде. Колорадо коңгызы дигән корткыч бөҗәк хакында олысы да, кечесе дә белә. Безнең республикада ул кышын 20-40 сантиметр тирәнлектә кышлый, ә салкын елларда 1 метрга кадәр тирәнлектә яшеренә. Соңгы елларда кышның җылы килүе бу төр корткычның тагын да тизрәк җир өстенә чыгуына һәм тиз арада үрчүенә китерде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Бакча корткычлары ел да яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә зыян сала. Зарарлы бөҗәкләр белән көрәшү өчен бакчачылар төрле алымнар кулланып карый.
– Быел кортлар бик әрсез булдылар. Бәрәңгене быел өч мәртәбә агуладык. Хәзер агуның да тәэсир итү көче шулкадәрле генә бугай. Кешегә зыяны булмасын дип, бик “слабый” ясыйлар микән. Без яшь чакта, бәрәңге агулап чыкканнан соң ике көн “исереп” йөри идек. Колорадо коңгызына каршы “Актара”, “Конфидор”, “Моспилан”, “Матч”, “Сонет” кебек препаратлар кулланам. Тик препаратларны чиратлаштырмасаң, коңгызлар аңа ияләшә һәм файдасы булмый, – ди райондашыбыз Фәридә Миңнуллина.

Оксана Исламова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев