Чәчәк үстерүчеләр эшне башлады
Районның теплица хуҗалыгында чәчәк орлыклары чәчү белән бергә пикировка да бара.
“Яшелләндерү һәм төзекләндерү” унитар предприятиесе уңганнары ел саен район үзәге урамнарын аллы-гөлле чәчәкләргә күмә. Урамнар һәм паркларны бизәү өчен йөзәр мең төп чәчәк үстерелә. Кояшлы яздан салкын көзгә кадәр чәчәкләр күзләрне иркәләсен өчен эшне хәзердән үк башларга кирәк.
Чәчәкләр үстерү өчен хуҗалыкның алты теплицасы бар. Шуның икесендә бүген эш кайный. Орлыктан үстерелүче чәчәкләрне быел 3 февральдә чәчкәннәр. Алар инде тишелеп чыгарга да өлгергән. Кассеталарга, чүлмәкләргә күчереп утыртыла башлаганнары да бар. Башка теплицаларны да аерып утыртылган – пикировкаланган чәчәкләр өчен әзерли башлаганнар.
Чәчәкләрне орлыктан үстерү бик четерекле. Аны хәтта ювелир хезмәткә тиңләргә була. Бу эш белән теплица хуҗалыгында бүген Лиана Шәкүрова, Эльвира Хафизова, Лена Шәкүрова шөгыльләнә.
– Һәр чәчәкнең үз көе, үзенә хас сере, җае бар. Чәчәк үстерү серләренә предприятиенең теплица хуҗалыгы җитәкчесе Рүзилә Бәйрхановадан өйрәнәбез. Бу хезмәт бик кызыклы. Яңа туган сабыйны карап үстергән кебек тәрбия сорый мондагы гөл-чәчәкләр, – ди биредә бер ел эшләгән Лиана.
Гөлләр тигез, матур, ныклы булып үссен өчен җылы температура даими сакланырга һәм 25 градустан да түбән булмаска тиеш. Теплицалар махсус мичләр ярдәмендә утын ягып җылытыла. Утынны биредә эшләүче егетләр әзерли. Илназ Баһауов (фотода) оешмада бик күп еллар эшли. “Температураны дөрес итеп саклый, бөтен хуҗалык эшен намус белән алып бара торган егетебез ул безнең”, – диләр аның турында.
Якты сыман тоелса да, биредә өстәмә яктылык чыганаклары – фитолампалар урнаштырган. Болытлы көннәрдә алар көндез дә яктырта.
Бу вакытка башка еллардагы кебек үк үрмәләп үсүче (ампельле) петуния, яран гөл (пеларгония), цинерария, вербена, бегония чәчкәннәр.
– Клумбаларда быел күпьеллык арабис та үсәчәк. Сальвия, бархатцы һәм петунияне әз күләмдә чәчтек. Без аларны, тишелгәч, мәктәпләргә, балалар бакчаларына бирәбез. Балалар гөлләрне үсенте итеп үстереп бетерә. Мәктәп-бакчалар ел саен үз территорияләрен чәчәкләргә күмә, – ди 2004 елдан бирле чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнүче Рүзилә Бәйрханова.
Орлык чәчү өчен ашламалар салып әзерләнгән торф кулланалар. Аны махсус заказ белән кайтарталар.
– Мондый торфта чирләр дә, чүп үләннәре дә булмый. Пикировка вакытында үзебез әзерләгән тирестән файдаланабыз. Моның өчен күп еллар “яндырып”, туфрак хәленә килгән ат тиресен кара балчыкка кушабыз, аңа ком өстибез, – ди Рүзилә ханым.
Гыйнвар азагында ук тополь һәм чыршы агачларын формалаштырганнар. Февраль аенда Мөслим урамнарында, оешма-предприятие тирәләрендә үсүче башка агачларны, кисеп, җәйгә әзерлиләр. Кисү эшен биектә эшләргә рөхсәте булган махсус белемле Радик Филиппов башкара. Башка егет-кызлар астагы ботакларны кисә һәм махсус буяу белән буйый. Хезмәткәрләргә агач кисү өчен җайлаштырылган заманча кискечләр, пычкылар бирелгән. Киселгән ботакларны, җыеп, утильләштерәләр.
Гөлназ Җәлилова
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев