Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Түбән Табын интернат-мәктәбендә Яңа ел бәйрәме

Интернат-мәктәптә 12 нче тапкыр балалар өчен махсус кунаклар чакырып, онытылмас чара оештырылды.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын иетернат-мәктәбендә белем һәм тәрбия алучы балалар өчен Яңа Ел бәйрәме узды.

Интернатның якын дусты Рамил Әхтәмов һәм аның дуслары 12 нче тапкыр балалар өчен махсус кунаклар чакырып, онытылмас чара оештырды.

Бәйрәмне мәктәп директоры Илшат Хәбибуллин ачып җибәрде. Район башлыгы Альберт Хуҗин балаларны һәм барлык кунакларны бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткереп, интернатка шахмат өстәле һәм шашка уены алырга сертификат бүләк итте.

Әкият, мультфильм геройлары, Кыш Бабай белән Кар Кызы балалар белән җырлап, биеп күңел ачтылар.

Иганәчебез алып килгән балалар һәм хезмәткәрләр өчен бүләкләр, күчтәнәчләр бик күп иде.

Рамил Әхтәмов, “Һәр бала бәхетле булырга хаклы. Әгәр мин аны бәхетле итүгә үз өлешемне кертә алам икән, димәк минем яшәү мәгънәм бар. Биргәннән мал кимеми, һәм мин янымда шуңа инанып яшәүче дусларым булуы белән горурланам. Шушы балаларның тормышын яхшырта алуыбызга шатмын.”- дип бәйрәм котлавын җиткерде.

Фото - район администрациясенең матбугат хезмәтеннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев