Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Сабантуй бәйрәме үткәрелде (+фоторепортаж)

Кичә Мәлләтамак авылының җирлек тарихында беренче мәртәбә зур масштабта Сабантуй бәйрәме үткәрелде.

"Туган як" агрофирмасының 20 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм мәйданында алма төшәр урын да юк иде. 

 

Тантаналы чарада республиканың мәртәбәле кунаклары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрлык вәкилләре, эстрада йолдызлары, агрофирманың Мөслим, Минзәлә, Сарман районы башлыклары, агрофирманың әлеге районнардагы бүлекчә җитәкчеләре, мөслимлеләр, төрле шәһәр һәм районнардан кайткан кунаклар катнашты. 

Бәйрәмдә милли уеннар, спорт ярышлары да шактый булды. Авыш колгага менеп әтәч алучылар арасында мәктәп укучылары, бакчага йөрүче сабыйларга кадәр булды. 

Лоторея уенына куелган бүләкләр дә саллы иде. Мини-трактор, мотоблок, триммер, өч меңлек ике сертификатны отучыларның шатлыклары ни дәрәҗәдә булуын әйтеп тору кирәк микән?!

Кыскасы, бәйрәмне оештыручылар бу чарага акчаны да, вакытны да кызганмаган. Бәйрәм грандиоз салют белән тәмамланды.

 Лилия Шәймиева фоторепортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев