Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чыршы, чыршы, без сине Сагынып көттек ел буе!

16 декабрь көнне “Мөслим йөрәге” скверында үзәк чыршы утларын кабызды.

Бәйрәм якынлашканда күңелләрдә яшерен бер өмет барлыкка килә. Күңел могҗиза көтә!
Урман гүзәле, әйтерсең, хыялларны чынбарлык итә. Чыршы утларын кабызу да җирлегебездә көтеп алынган бәйрәмгә әйләнә.

– Үзәк чыршының утларын кабызу быел гаҗәеп күңелле итеп оештырылды. Чыршыда утлар кабынды. Димәк, Яңа ел бәйрәме башлана, дигән сүз. Төкле аягың белән, Яңа ел! Һәркемгә күп итеп бәхет, шатлык, сәламәтлек, тынычлык һәм байлык алып кил! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп.
Район башлыгы тәбрикләгәннән соң, тамашада катнашучыларны бәйрәм дулкыны бөтереп алды. Балалар белән өлкәннәр рәхәтләнеп чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, Кыш бабай белән башкарылган татар халык биюен райондашларыбыз аеруча яратты.

– Бу чарага ел саен килергә тырышабыз. Оныкларыбызны да алып килдек. Алар, понида йөрергә дип, бәйрәмне атна буе көтте.
Театральләштерелгән тамашага ис-акылыбыз китте. Йорт ияләре, төрле җәнлекләр катнашындагы күңел ачу программасы бик уйлап әзерләнгән. Яңа ел шәһәрчегендә матур ял итәр өчен барлык шартлар тудырылган: балаларга тау ясаганнар, үзәк урамны җем-җем итеп балкучы фигуралар бизи. Кышкы сыннар бу гүзәллекне тагын да ямьләр иде, – ди Кәрим Шәйхетдинов.
Төрле төсләр белән балкучы үзәк мәйданда бу көнне алма төшәрлек тә урын юк иде. Үзәк чыршы урынының, узган еллардан аермалы буларак, тар һәм җайсыз булуын әйтүчеләр дә булды.

– Узган ел бәйрәм район мәдәният йорты каршында үтте. Мәйданы киң булуы белән отышлы ул урын. Бәйрәм көнне этешү-төртешү генә булмасын инде. Аннан соң балалар декоратив агачларны, туяларны таптамасын, дип борчылам. Ә бәйрәм бик ошады, канәгать калдык, – ди Зөфәр Харисов.
Район үзәгендәге мәктәпләр бәйрәмгә ныклы әзерлек белән килгән. Мөслим урта мәктәбе, гимназия, лицей – концерт номерлары һәм
флешмоб, балалар сәнгать мәктәбе коллективы театральләштерелгән күренеш күрсәтте. Төрле җәнлекләр булып киенгән мәдәни ят хезмәткәрләре бәйрәм дәвамында халыкның күңелен күтәрде.
– Яңа ел гомер-гомергә дусларны, туганнарны бергә җыйган. Күңел Яңа ел төнендә могҗиза көтә. Хыяллар чынга ашсын! Аллаһы Тәгалә тән сихәтлеге бирсен, үз парын көткәннәргә – мәхәббәт, бәби алып кайтырга теләүчеләргә бала сөю куанычы алып килсен. Еллар имин булсын! – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
Төп тамашадан соң бәйрәм кунаклары атларда, пониларда йөрде, сәүдә нокталары да эшләде.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев