Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бәйрәм концерты

8 март көнне З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортында бәйрәм концерты булды.

8 нче март, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, районыбызның гүзәл затлары өчен район мәдәният йортында зур бәйрәм концерты булды. Бәйрәм тантанасы район мәдәният йорты фойесында "Каз өмәсе" темасына Бөтенроссия этнопленэр-симпозиум кысаларында күренекле рәссамнар иҗат иткән картиналар, районыбыз остабикәләре кул эшләреннән оештырылган күргәзмә белән башланып китте. Кунакларны Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары гармун моңнары белән каршы алды.

Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен бәйрәм балаларның җыр-биюләре, мәдәният йорты үзешчәннәре һәм кунакларыбызның җыр-бүләкләре белән үрелеп барды.

Котлау сүзләре белән район башлыгы Альберт Хуҗин чыгыш ясады. Бәйрәм хатын-кызларга мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде. Сәхнәдән гүзәл затларыбызга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Бәйрәм концерты һәркемгә шатлык, канәгатьлек һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев