Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Атларым, йөгәннәрем...

“Аргамак” ат спорты мәктәбе укучылары Сабантуйга әзерләнә.

Мөслимнең заманча итеп төзелгән ат торагында 17 ат тәрбияләнә. Гарәп токымлы атлар, америка һәм рус юртаклары, Төрекмәнстанда чыгарылган ахалтеке токымлы атлар асрала биредә. Җирле токымлысы да бар. Ул – атаклы “Урожай” колхозы атларының нәсел дәвамчысы. Торакның бер өлешендә балалар йөри торган атлар яши. “Аргамак” ат спорты мәктәбе дә биредә урнашкан. Шотландия токымлы пониларны, татар, орловский токымлы атларны нәкъ менә балаларны йөртү өчен сайлап алганнар. Зур чабышларда катнаша торганнары – торакның икенче башында. Балаларны алар янына якын китермиләр. Холыклары белән бөтенләй икенче төрле икән алары: елгыррак, усалрак, җитезрәк.
Бүгенге көндә “Аргамак” атларын Сабан туена әзерлиләр. Балалар көн саен биредә кайнаша. Йокылары туеп, тәннәре язылгач, башлыча төштән соң килә алар. Төшкә чаклы һәр ат белән тренер үзе шөгыльләнә. Тренировкалар вакытында атларның хәрәкәтләрендә, үз-үзен тотышында күзәтелгән хата-кимчелекләрне балалар килгәнче Марат Гобәйдуллин төзәтә. 
Сабан туена, ярышларга әзерләнгәндә, атлар янында озаграк та булырга тырыша балалар. Каникулларда вакыт ягы, ни дисәң дә, иркенрәк бит. “Аргамак” спорт мәктәбенә килгәндә, атның ниндирәк хайван икәнен дә белмәгән балалар ел дәвамында йөгән, нукта ничек кигертелгәнен белә, ияр тарттырырга өйрәнә. Тренерларын балалар ярты сүздән аңлый. 
– Балалар башта атларны җитәкләп йөриләр, аннан аларны утыртып, атларны үзебез йөртәбез. Иярдә ныклап утыра башлагач, атларны үзләре иярләп, мөстәкыйль йөри башлыйлар, – ди “Аргамак” ат спорты мәктәбе директоры Фазаел Вәлиев. 
Атта оста йөрү өчен физик яктан әзер булу да бик мөһим. Арка, гәүдә ныклылыгы, кул көче кирәк. Атта йөргәндә, гәүдәнең барлык мускуллары эшли бит. Иртән физзарядка ясамасаң, “приседание”, “отжимание” эшләп, билеңне ныгытмасаң, атта яхшы йөреп булмый. Биредә даими шөгыльләнүче балаларның бер ел эчендә мускуллары ныгый, көчләре арта. Яңа килгән вакытта өзәңгегә кадәр аягын да күтәрә алмаганнары да тора-бара ияргә сикереп менә башлый.
Халык мәкалендә ат башында нукта, кызлар күзе чукта, диелсә дә, “Аргамак”ка йөрүчеләр арасында җайдак кызлар күбрәк тә икән әле. Дүрт егет бар араларында. Узган ел килгән балаларга атлар өйрәнеп беткән инде. Балалар да үзләрен хуҗаларча тота хәзер. Нәрсәнең кайда ятканын беләләр. Һәрберсенең йөзендә – җитдилек. Шуның белән бергә, һәр хәрәкәттә, әйткән һәр сүздә, кушаматлары белән эндәшүдә үзләре иярләгән атларга карата чиксез ярату күренә. 
 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 9 июнь санында.

Гөлназ Җәлилова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев