Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

“Мөслим үзенә тартты”

Рания Гарипова Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасының кирпеч заводында мастер булып эшли. Яр Чаллыдагы төзелеш көллиятендә реставратор белгечлеге алган кыз, һич икеләнүсез, туган ягына юл тота

– Шәһәрдә эшкә урнашырга мөмкинлекләр булса да, Мөслим үзенә тартты. Кайту белән эш һәм торак мәсьәләсе дә хәл ителде. Тормыш иптәшем Ранис белән Олы Чакмак авылыннан без. Туган ягыңда кирәкле кеше булып яшәү мөһим дигән фикердә мин, – ди Рания. 

Рания практиканы үзе укыган көллият тә һәм шәһәрнең төзелеш оешмаларында уза. Сайлаган һөнәренә кулы яткан, кешеләр белән уртак тел таба белгән яшь белгечне һәр җирдә дә үз итәләр. 

– Безгә эшкә киләләр дә, чирканчык алу вакытын да уза алмыйча, “эше авыр” дип, кул селтәп китеп тә баралар. Ә Рания эштән курка торганнардан түгел. Һәр көнне авылдан йөреп эшләсә дә, зарланганы юк. Мастер буларак производство барышын тикшерү, эшчеләрнең хезмәт вакытларын билгеләп бару, җитештерелгән продукциянең исәбен теркәү – барысы да аның өстендә, – ди оешманың кадрлар бүлеге җитәкчесе Рәвилә Андреева. 

Булганнан бар да була, диләр. Рания да шундыйлардан: шпаклевкадан, матур итеп, барельефлар ясый, вазалар өчен декупажлар эшли. 

– Рания һәрвакыт гадәти булмаган нәрсәләр ясау теләге белән яна. Кечкенәдән рәсем ясарга оста булуының тормышта кирәге чыгып тора. Классик сәнгать, рәсем, скульптура буенча белемем булмаса да, мин хәләлемнең талантын күрә, бәяли беләм, – ди тормыш иптәше Ранис. 

Рания Гарипова үз иткән декупаж техникасы – чагыштырмача яңа шөгыль. Савыт-сабага матур бизәкле рәсемнәр һәм кул астындагы башка әйберләр ябыштыру катлаулы булмаса да, игътибарлылык һәм пөхтәлек таләп итә. Эштән шактый арып кайтуына карамастан, яратып шөгыльләнә ул иҗат эше белән. 

– Матур һәм тыныч район җирлегендә эшлим дип сөенеп яшим. Эшемә канатланып барам. Төзелеш буенча укырга керүем дә юкка түгел: абыем Хәмит Галимов озак еллар Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасында төзүче, прораб булып эшләде. Аның эзеннән киткәнмен икән, мин дә халыкка кирәкле кеше булырга тиеш, – ди Рания. Хезмәт юлын кирпеч заводында формовщик булып башлаган кызның бүген мастер дәрәҗәсенә күтәрелүе – аның үҗәтлегенә тагын бер бәя дигән сүз.

Фото -Р. Гарипованың шәхси архивыннан

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев