Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

“Кызлар энә-җеп тота белергә тиеш”

Мөслим авылында яшәүче Кадрия Шәмсетдинованың тегүгә осталыгы нәселдән килә.

Кибетләрдә нинди генә киемнәр юк! Кирәкле әйберне хәзер интернет аша да кайтарырга була. Тик үзеңнеке төсле киемне башка берәүдә күргәч, ачу килә. Фабрикалар киемне һәркем өчен индивидуаль текми шул. Тегүче һөнәрен үзләштерүчеләр бик сирәк. Райондашыбыз Кадрия Шәмсетдинова – шуларның берсе.

– Ике әбием дә тегүче иде. Газизә әбиемә Бөек Ватан сугышы чорында да заказ нигезендә бик күп тегәргә туры килгән. Ыргак белән бик матур кофталар, күлмәкләр, башлык-беретлар бәйләгән ул. Бай хатыннары бизәкле ашъяулыклар, самовар һәм комод өсләренә япмалар бәйләтергә дип еш мөрәҗәгать иткән. Без яшь чакта кулына бәйләм тотмаган кеше бик сирәк иде. Балалар кечкенә вакытта текмәгән кием калмады. Комбинезоннар, плащлар, башлык-бияләйләр, жилетлар, чалбарлар – барысын да кич утырып үзем тегә, бәйли идем. Күңел өчен, яратып бәйлим. Киемне кибеттән алу мөмкинлеге булса да, балаларны сыйфатлы тукымадан тегелгән киемнәрдән йөртәсе килә, – ди Кадрия апа.
Бишенче сыйныфта хезмәт дәресендә эчке күлмәк, халат теккән Кадрияне укытучы апасы гел мактап телгә алган һәм башкаларга үрнәк итеп куйган.

– Кыз бала энә-җеп тота белсә, тормышта югалмый. Кадриям дә 11 яшеннән чигә, бәйли, тегә. Кул эшләренә күңел җылысын салып эшли. Мәктәптә укыганда төнге берләргә кадәр бәйләм белән утыра иде. Хәзер лаеклы ялда булса да, шушы мавыгуын ташламады. Ул теккән, бәйләгән киемнәрнең исәбе юк. Фантазиясе бай, төн эчендә киемне үзгәртеп тегә, – ди Кадрия ханымның әнисе Асылбикә апа.
Кадрия апа – Мамадыш кызы. Казан авыл хуҗалыгы институтында укыганда булачак тормыш иптәше белән танышып, 1984 елда өйләнешеп Мөслимгә кайталар. Һөнәре буенча Кадрия апа – икътисадчы.

– Кадриянең уңган-булган булуын очрашып йөргәндә үк аңладым. Ул һәрвакыт башкалардан аерылып тора, затлы киенә иде. Ул бәйләгән беренче свитерны бүген дә саклыйм. Өч дистә елдан артык вакыт узса да, бик кадерле бүләк ул миңа, – ди тормыш иптәше Илдар абый.
Профсоюзларның район комитетында дистә ел инструктор-ревизор, аннары “Авыл утлары” газетасында бухгалтер булып эшләгән Ка- дрия Шәмсетдиновага исәп-хисап эше яраткан шөгылендә дә ярдәмгә килә.
Бәйләм, чигү, тегү эше осталыктан тыш төгәллек тә таләп итә.

– Бәйләм, тегү үрнәкләрен күчергәнем юк, барысын да үзем уйлап табам. Җепләрне Казан кибетләреннән алам. Хәзер кибетләрдә җаның теләгән бөтен нәрсә бар. 80нче елларда Илдарның иске вельвет костюмыннан улым Иреккә пиджак белән чалбар тектем. Ул чорда күбрәк иске әйберләрне яңарту өстендә эшләдем. Балаларга үзем бәйләгән һәм теккән киемнәр кидереп үстердем. Әбием Газизә биргән тегү машинасы гел ватылмый хезмәт итте, – ди Кадрия апа.
Кадрия апа бүген дә тегә. Шушы көннәрдә 1 сыйныфта укучы оныгына пәлтә белән берет теккән. Әбиләре теккән киемнәрне оныклар яратып кия.

– Әнием һәрвакыт мине зәвык белән киендерде. Иске күн курткадан бик матур, модалы итәк тегеп биргәне истә. Дус кызларым минем күлмәк- костюмнарыма кызыга иде. Бүген дә киемнәремнең башкаларныкыннан аерылып торуын телим. Әниемнең игез сыңары Зөлфия апабыз да – тегүче, – ди Кадрия апаның кызы Диләрә. – Дүрт оныгының шәхси тегүчесе – әни. Оста куллы әниемнең мавыгуы миңа күчмәгән. Бәйләргә дә осталыгым юк.

– Урамыбызның көзгесе ул – Кадрия. Бәйләм, чигү үрнәкләрен безнең белән дә бүлешә, пешергән һәр ризыгыннан без – өлкәннәргә дә өлеш чыгара. Күршең булса, шундый булсын! – ди күршесе Ләйсирә Фазлыева.

Фото - К. Шәмсетдинованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев