Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Гөлләр чигүче Гөлнур

Сәфәр авылындагы курчак өе кебек йортта бал кортлары кебек тынгысыз Гөлнур һәм Фәварис Мирзаһитовлар гаиләсе гомер кичерә.

Күпләп мал-туар асрыйлар. Бүген хуҗалыкта 20дән артык савым сыеры, таналар, бозаулар бар. Гөлнур апа 100дән артык бройлер, иллеләп мулард, йөздән артык каз үстергән. Шушы көннәрдә каз өмәсе уздырырга планлаштыралар.
Гөлнур апа – авылның чигү остасы. Кул эшләре белән ул икенче сыйныфта укыганда ук шөгыльләнә башлаган.

– Хәтерлим, икенче сыйныфта укыганда, әнкәй янына утырып, йон җегерли идем. Беренче бәйләмне сигез яшемдә бәйләдем. Без яшь чакта бәйләнгән муенсалар, кечкенә шарфлар модада иде. Төрле төсле шарфларны әллә ничәне бәйләгәнем истә калган. Элек йон йомгакларны бүгенге кебек зур сайлап алу мөмкинлеге юк иде, искерәк әйберләрне сүтеп бәйләгән вакытлар да булды. Кул эшенә әнкәй өйрәтте. “Кыз бала бәйли дә, чигә дә белергә тиеш”, – дип, гел әйтә иде. Балаларыма да кечкенәдән үк оекбашларны да, җылы кофталар, итәкләрне дә бәйләп кидерттем, – ди Гөлнур апа.
Булачак тормыш иптәше Фәварис абый белән Гөлнур апа кечкенәдән бергә уйнап үсә.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Язманы тулысынча "Авыл утлары" газетасының 2022 ел, 16 ноябрь  көнендә чыккан санында, 5 биттән укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев