Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ветеринария белгечләре белән очрашу

Кошчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр ветеринария белгечләре белән очраштылар

Бүген администрациянең актлар залында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында районда кошчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр, авыл җирлеге башлыклары белән очрашу узды. Кошларның һәм мөгезле эре терлекләрнең йогышлы авыруларын районга кертмәү буенча чаралар турында фикер алышынды.  ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең Әлмәт зонасы буенча дәүләт ветеринария күзәтчелек бүлеге инспекторы Резеда  Васенькина 2023нче елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк 248 номерлы "Терлекчелекнең продуктлары һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон белән таныштырды. Фермерлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев