Уҗым культураларын боздан арындыралар
Авыл хуҗалыгы

Уҗым культураларын боздан арындыралар

«Родные края - Туган як» агрофирмасында уҗым культураларын боздан арындыру эшләре башкарыла.

Узган атнада яуган бозлы яңгыр юлларны, басу-кырларны боз катламы белән каплады. Юлларны реагент, ком ярдәмендә боздан арындырып була. Басулардагы уҗымнарны  мондый ысул белән чистартып булмый.  Җаваплылыгы чикләнгән "Родные края - Туган як" агрофирмасы хезмәтчәннәре махсус техника ярдәмендә уҗым культураларын боздан  "коткару" эшләрен башкаралар.

Фото - авыл хуҗалыгы идарәсе архивыннан


Нет комментариев