Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыюны югалтуларсыз үткәрү бурычы тора

Урып-җыю кампаниясе белән беррәттән киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртү бара. Барлыгы 7493 га мәйданда эш башкарылды. Шуның 3721 гектары (50%) - тирәнәйтеп, 3772 гектарда (50 %) җирнең өске катламы эшкәртелде.

Мөслим муниципаль район башлыгы һәм җитәкчеләр катнашында узган атналык киңәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Вәлиев ясаган чыгыштан тезислар:

2023 елда Мөслим районында чәчүлек җирләре 75,5 мең га тәшкил итә.

Алдагы еллардан аермалы буларак, быел урып-эшләренә 2 атна алдан керештек. 14 августка уҗым культуралары, борчак, солы - тулысынча, арпа - 65%, язгы бодай 42% җыеп алынды, рапс уңышын җыю башланды. Район буенча бөртекле-кузаклы культуралар 61,7% җыеп алынды, тулай җыем 63 мең тонна тәшкил итә. Атна-ун көн эчендә әлеге культураларны тулысынча җыеп алырга планлаштырабыз.

Басуларда барлыгы 77 комбайн, 80 гә якын йөк машинасы эшли. Көненә уртача 2100-2200 гектар мәйданда эш башкарыла.

Урып-җыю кампаниясе белән беррәттән киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртү бара. Барлыгы 7493 га мәйданда эш башкарылды. Шуның 3721 гектары (50%) - тирәнәйтеп, 3772 гектарда (50 %) җирнең өске катламы эшкәртелде.

Календарьда - август уртасы. Димәк, көзге чәчүне башлау зарур. 15-20 августларда хуҗалыклар әлеге эшкә керешәчәк. Барлыгы 19684 га мәйданда уҗым культуралары чәчү планлаштырыла. Шуның 862 гектарына - арыш, 17889 гектарга - көзге бодай, 933 гектарга тритикале чәчеләчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда 6 мең гектарга кубрәк.

Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы формированиеләрендә урып-җыюны югалтуларсыз һәм бәла-казаларсыз җыеп бетеру, киләсе ел уңышы өчен җир эшкәрту һәм уҗым культураларын чәчуне агротехник срокларда башкару бурычы тора.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев