Урып-җыю саннарда
Авыл хуҗалыгы

Урып-җыю саннарда

Бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән мәйданның 87,92 процентында урып-җыю төгәлләнгән. 30 август мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер көн эчендә игенчеләр 1429 гектар мәйданда ашлык җыйган.

 

Икмәкнең Һәр гектары 38,2 центнер уңыш бирә. Көзге бодайның гектар биреме – 44,8 центнерны тәшкил итте. Район хуҗалыклары бүген язгы бодай, арпа суктыра. Язгы бодай һәр гектардан – 42,6 центнер, арпа 37,8 центнер уңыш бирә. “Туган як” һәм “Август-Мөслим” агрофирмалары рапсны урып-җыя. Урып-җыю белән беррәттән көзге чәчү дә бара.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев