Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Умарталар кышлауда

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе умарталарны кышлату чорында үтәлергә тиешле кагыйдәләрне җиткерә.

Көздән кертелгән умарталарны вакыт-вакыт тикшереп, карап, азыкларын барлап торырга кирәк. Умарталар өчен кышын язга кадәр яши алырлык шартлар тудырырга кирәк. Шул максаттан умарта кортларын махсус  биналарда тоталар.

Һәрбер кышлату урыны  түбәндәге  таләпләргә җавап бирергә тиеш.

1. Умарта урнаштырылган бинада кыш  көне һаваның чагыштырмача дымлылыгын 80-90% дәрәҗәсендә сакланырга тиеш.

2. Кыш дәвамында температураны тотрыклы тоту (0-4° чикләрендә) кирәк . һава температурасының кискен үзгәрүе умарталар өчен  борчылу тудыра һәм умарта гаиләләренең кышлавына тискәре йогынты ясый.

3.  Вентиляция системасы яхшы эшләп, аның ярдәмендә һава алмашу, эчке һава температурасы һәм дым көйләнәнергә тиеш.

4. Умарталарны борчый торган яктылыкка юл куймагыз. Кимерүчеләр үтеп керүеннән һәм тавыштан саклагыз.

Файдалы мәгълүматны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тәкъдим итә.

Фото - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев