Сөт бәясе кими
Журналистлар өчен брифингта әлеге һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләшү булды.
Брифингта Марат Җәббаров сөт һәм сөт продуктларына бәяләрнең түбән булуын да ассызыклап үтте. Журналистлардан да сөт бәяләренә кагылышлы сораулар килде.
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр өчен сөткә бәянең төшүе һәм сөт продукциясе запасларының артуы бүгенге көндә иң актуаль мәсьәлә булып тора. Кызганыч, сөт бәяләре һаман түбән тәгәри. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бәяләр 20 процентка кимегән. Бүгенге көндә НДСтан башка 1 килограмм сөтнең уртача бәя 33,23 сумны тәшкил итә. “Җитештерү кимүнең төп сәбәбе – сөт продуктларына ихтыяҗ кимү. Продукция җитештерүчеләрнең складларында ята”, – дип аңлатты Марат Җәббаров.
– Әлеге тенденция – гомумроссия характерында. Без РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Сөт җитештерүчеләр берлеге, хуҗалыклар, сөтне эшкәртүчеләр, кооперативлар белән хезмәттәшлек итәбез, эш юнәлешләрен билгелибез. Әмма эчке базар тотрыклыланмыйча, вәзгыятьне экспорт белән үзгәртә алмаячакбыз. Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә дәүләт ярдәмен күрсәтәбез, бигрәк тә сөт белән шөгыльләнүчеләргә. Бу ярдәм финанс киеренкелеген берникадәр киметергә ярдәм итә. Әйтик, вәзгыятьне тотрыкландыру өчен, апрель аенда республика бюджетыннан һәм федераль бюджеттан сөт җитештергән өчен – 504,7 миллион, сөт эшкәртү өчен 177,7 миллион сум күләмендә субсидияләр бирелде, – дип аңлатты министр.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 19 июнь саныннан укыгыз.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев