Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сиптергечләр яктырту приборлары белән җиһазландырыла

«Август-Мөслим» агрофирмасы сиптергечләрне өстәмә яктырту белән җиһазландыра.

 Барлык сиптерү операцияләре төнге вакытта башкарыла. Сиптергеч штангасында яктырткыч булу химик эшкәртүләрнең сыйфатын тирәнтен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә һәр форсункадан препаратларның чәчрәве яхшы күренә. Кирәк булса, механизатор вакытында туктап, форсунканы чистарта ала.
 Көчәйтелгән яктырту төнге эш шартларында сиптергеч канатының бәрелүен булдырмаска ярдәм итә.
Чокырлары булган кырларны эшкәрткәндә яктылык приборлары ярдәмендә механизатор штанганы вакытында күтәрә яки төшерә ала.
Светодиодлы яктырткычларны урнаштыруны «Август-Агротехнология» дилерлык үзәге белгечләре алып бара .
Бер сиптергечкә, моделенә карап, 48дән алып 103 стандарт светодиод монтажлана.

Фото -  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев