Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Катнаш азык заводы үзебездә булачак

«Чайка» фермер хуҗалыгы территорясендә төзелеш эшләре башланды.

Җаваплылыгы чикләнгән «Чайка" фермер хуҗалыгы территорясендә төзелеш эшләре башланды. Биредә заман таләпләренә туры килә тораган, югары технологияләргә нигезләнгән элеватор сафка басачак. Дүртәр тонна сыешлы ашлык саклый торган  ике склад, киптерү җайланмасы һәм катнаш азык җитештерә торган заводка бүген район башлыгы катнашында  нигез салынды. Биредә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек органнары таләпләренә туры килә торган, көнгә 10 тонна күләмендә грануллы катнаш азык җитештерәчәкләр.  Бу төр азык кош-корт өчен генә түгел, мөгезле эре терлекләр өчен дә аерым составта әзерләнәчәк. Кече фермерларга сатып алу мөмкинлеге дә тудырылачак. Завод төзелешенә 120 миллион инвестиция каралган. Дәүләт ярдәме кергән җирдә эшләр өчен тагын да зурырак мөмкинлекләр булачак. Завод төзелеше көзгә тәмамланыр, дип планлаштыра фермер Дамир Шәнгәрәев.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев