Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Конференциядә катнаштылар

Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирма, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белгечләре катнашты.

Бүген Алабуга муниципаль районында җаваплылыгы чикләнгән "Сәүдә җитештерү компаниясе МТЗ-Татарстан" җәмгыяте  базасында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерлек буенча  Инженерлар конференциясе узды. Конференциядә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  инженер-техник тәэминат бүлеге башлыгы Илнар Габбасов  чыгыш ясады. Конференциядә катнашучылар МТЗ тракторларының модельләре белән таныштылар һәм  җаваплылыгы чикләнгән "Сәүдә җитештерү компаниясе МТЗ-Татарстан" җәмгыятенең җитештерү-ремонт мәйданчыкларын карадылар.  Чарада районның авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мортазин, җаваплылыгы чикләнгән " Родные края-Туган як"  җәмгыятенең баш инженеры Радик Сәйхетдинов, "Август-Мөслим"  агрофирмасының  баш инженеры Сергей Чернышов, "Агромастер" җитештерү компаниясе директор урынбасары Фәрхәт Шәмсиев катнаштылар.

Фото - авыл хуҗалыгы һәи азык-төлек идарәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев