Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ярминкә гөрләде

Ярминкәләрне райондашларыбыз көтеп ала. Ярминкәгә шәһәрдән махсус кайтучылар да бар хәтта!

2 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан ярминкә оештырылды. Ярминкәдә сатучылар да, сатып алучылар да күп иде.

– Мондый чаралар очрашу, күрешү, аралашу мөмкинлеген дә бирә. Ярминкәдә азык-төлекнең һәм башка төр товарларның мул булуы сөендерә. Бәяләр дә кулай, дияр идем. Товарның төрле һәм киң ассортиментта булуы да – сатып алучылар өчен зур сөенеч. Ашлыкны өйгә китереп бирү дә оештырылды, бәясе дә кулай. Ел ахырына кадәр район халкы өчен тагын берничә ярминкә оештырырга планлаштырабыз, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, ярминкәгә килүчеләрне сәламләп.

“Фаиза” җәмгыяте ярминкәгә, гадәттәгечә, үзләрендә җитештерелүче акмай алып чыккан. Товарны тәмләп карар өчен дегустация өстәле дә әзерләнгән иде.

Кош-корт, мал-туар тоткан кешегә фуражга яраклы ашлыкны арзан бәядән алу мөмкинлеге бар иде. Бодайның килосын – 10 сумнан, арпаны – 9 сумга, борчакның килосын 12 сумнан тәкъдим иттеләр. Өлкәннәр көне уңаеннан әби-бабайларга бодайны (1 килограмм) 9 сумнан саттылар. “Туган як” агрофирмасыннан бер капчык көрпәне 100 сумнан алырга мөмкин иде.

Гадәттәгечә,  ярминкәдә мөгезле эре терлек итенә сорау зур булды. Айрат Корбыев хуҗалыгы саткан итне, тарткалаша-тарткалаша, иртәнге сәгатьләрдә үк алып бетерделәр. Килосы 380 сум гына иде шул. Сарман районы эшмәкәре алып килгән ат ите һәм казылыкны да яратып алдылар. Бәрәңге һәм суганны капчыклап алучылар күп булды. Иске Вәрәштән Бәһиҗә Баһауованың шифалы үлән чәйләрен, тәмле как, тозлы гөмбәләрен алу өчен озын чират хасил булды. Бу ярминкәдә бал сатучылар да шактый иде. Райондашларыбызга конкурент – Сарман районының Иске Имән авылыннан килгән умартачыларның баллары яхшы үтте.

Халык балыкны да яратып ала. Тик балык сатучының хәрәмләшүе, артык граммнар исәпләве генә кәефне төшерде. Өлкән яшьтәге бер апа, балыкның авырлыгы белән килешмичә, май сатучы кызларда үлчәп караган иде – балык сатучы 400 граммны “өстәгән” булып чыкты.

Авыл җирлекләре сөт-эремчек, кайнатмалар, йомырка белән сату итте. Теләгән һәркем ярминкәдә кайнар коймак, чәй һәм башка тәм-том белән сыйланды. Коймаклар табадан “чаж” да “чыж” төшеп кенә торды. Бер әби, коймак белән сыйланганнан соң: “Өйдә мине көтеп калган картыма да төреп бирегез әле!” – дип, Иске Карамалы авыл җирлеге әзерләгән табыннан күчтәнәч тә алды.

Шулай да иң тәмле коймак Мөслим гимназиясенеке булгандыр. Луиза Җиһангирова пешергән коймаклар кабартма кадәр кабарган иде. Эчлегенә ит салынган коймакларны һәркем яратты.

Сәүдәгәрләр ярминкәләрдә бал, каклаган каз, әзер аш җыелмасы, түшкәле тавык ите, яңа өлгергән һәм кипкән җиләк-җимешне, казылык, сөт өстенең яхшы сатылуын билгеләп үтте.

– Ярминкәләр бик ошый. Тик сатуда сарык ите юк. Тана итен дә бик тиз алып бетергәннәр, – ди Гөлсинә Нургалиева. – Алма һәм башка җиләк-җимеш үсентеләре алдым. Бәрәңге белән суганны чит районнардан килеп саттылар. Бәрәңгене – 23 сумга, суганны 25 сумнан сатып алдым. 100 граммы 100 сумнан шашлык та алып ашадым әле. Өч-дүрт кисәк өчен кыйммәт булды кәнишне – 600 сум түләдем!

Халык кышкылыкка шәл-яулыкларны да, көзгелеккә резин итекләр дә сайлады. Ярминкәдә таныш-белешләре аша утын юнәтүчеләр дә булды.

Район үзешчәннәренең дәртле җырларын тыңлап, позитив энергия һәм азык запасы туплады халык. Бу көн һәркемгә бәйрәм рухы, яхшы кәеф бүләк итте.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев