Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Финишка җиттеләр

Районда урып-җыю башкарыласы мәйданның 45612 гектарында эш төгәлләнде.

“Туган як” агрофирмасы урып-җыюны тәмамлады. 19 август көнне агрофирма җитәкчелеге район башлыгына быелгы уңыштан пешерелгән икмәкне тапшырды.

– Мөслим районында урып-җыюны тәмамладык. 6000 гектарга якын мәйданда икмәк үстереп, уңышны югалтуларсыз җыеп алдык. Гектар биреме уртача 24 центнерны тәшкил итте. Без бик канәгать! Бодай да, арыш та 3 класслы, – диде “Туган як” агрофирмасы генераль директоры Раил Җиһангиров.

– Туганяклыларны бөртеклеләрне җыюны уңышлы тәмамлаулары белән ихластан котлыйбыз. Хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Ел авыр булса да, сынатмадыгыз, 15 мең тоннадан артык уңыш җыеп алдыгыз. Тагын да матур җиңүләр насыйп булсын! – диде Альберт Хуҗин.

“Намус” агрофирмасында да урып-җыю тәмамланып килә. Хуҗалык арпа суктыруны төгәлләп, 1863 гектар мәйданны биләгән язгы бодайны җыюга кереште.
– Арпаның гектар биреме 20-22 центнер тәшкил итте. Механикалаштырылган отряд белән эшлибез. Техника төзек, ягулык-майлау материаллары җитәрлек. Механизаторлар өч тапкыр кайнар ризык белән туклана, – ди “Намус” агрофирмасы идарәчесе Эмиль Кәшәфетдинов.

Шушы көннәрдә агрофирма 1873 гектарда үстерелгән шикәр чөгендерен җыюга да кереште.

Намуслылар көзге чәчүне дә башлап җибәргән. Быел агрофирма 3339 гектарда көзге бодай чәчәргә планлаштыра.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасында укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев