Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чайкала иген кырлары

Район башлыгы җитәкчелегендәге махсус комиссия чәчүлекләр торышын карады.

Комиссия составында авыл хуҗалыгы белгечләре һәм аксакаллар эшләде. Алар бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән басуларның чисталыгын, үсентеләрнең торышын карады. Ни дәрәҗәдә дымга туенуын күзәтте, хуҗалыклар эшчәнлегенә бәя бирде. 
– Хуҗалыклар үзләреннән торган бөтен эшне дә башкарып чыкты: чәчүне үз вакытында төгәлләделәр, бүгенге көндә чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү бара. Тик яңгырлар булмады. Июньгә кадәр районда нибары 10 миллиметр яңгыр яуды. Бу бик аз. Җәен яңгырлар булса, җитәрлек күләмдә икмәк алырга мөмкинлек бар, – ди район башлыгы Альберт Хуҗин. – Очрашудан файдаланып, хуҗалык җитәкчеләреннән нинди орлык, күпме ашлама кулланулары, бүгенге көндә нинди эш башкарулары, киләчәккә планнары турында сорашабыз. Аксакаллар да киңәшләрен бирә.
Әйе, июньгә кадәр җирлегебездә яңгырлар булмады, диярлек. Бу чәчүлекләр торышына да тәэсир итә. Азмы-күпме яңгырлар булган хуҗалыкларда чәчүлекләр торышы да яхшырак. Бу яктан “Туган як” агрофирмасына бәхет елмайган.
– “Туган як” агрофирмасында яңгырлар күбрәк яуган, шуңа биредә чәчүлекләрнең торышы яхшырак. Гомумән, һәр хуҗалыкта да чәчүнең тиешле тирәнлектә башкарылуы, орлыкның тиешле күләмдә чәчелүе, игенчеләрнең зур хезмәте күренеп тора. Яңгыр яуган җирлекләрдә чәчүлекләрнең торышы әйбәт. Тулаем алганда, районда елына күрә әйбәт уңыш алу мөмкинлеге бар, – ди хезмәт ветераны Рөстәм Шәрипов.
– Агротехник чаралар вакытында башкарыла. Бүген көзге культураларны яфрактан тукландыру бара, язгы культуралар чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртелә. Басуларның потенциалы бар. Яңгырлар кирәк! – ди “Туган як” агрофирмасы җитәкчесе Раил Җиһангиров.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 9 июнь санында

Римма Афзалова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев