Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Актанышта табигать казасы: Басу-кырларыбызны кырау алды

7, 8, 9 май көннәрендә фаразланган салкыннар көткәннән дә күбрәк зыян салды. Бакчалардагы алмагач, чия кебек шау чәчәктәге агачлар, яңа гына чәчәккә бөреләнгән викторияләрне салкын алды. Офыкларга кадәр сузылган басу-кырлар күзгә күренеп саргая- салкынның нәтиҗәсе шулай өч көннән соң беленә башлый икән. Юл буйларындагы каен-тополь полосаларына да сарылык иңә, агач яфраклары,көз аемыни, саргаеп -кибеп бара.

  Ә инде басу-кырларда хәлләр тагы да аяныч.  

Язгы чәчүләр тәмамланырга торганда, әле генә баш төртеп беренче  кыяклары белән  кояшка үрелгән басу культураларының саргаеп утыруын күргәч үзәкләр өзелә. Актаныш районы хуҗалыкларының барысы да салкыннардан зыян күрде. 

 Бигрәк тә Сөн елгасы буенда урнашкан "Алга" хуҗалыгы зур югалту кичерә. Баш агроном Илназ Нәбиев әйтүенә караганда, хуҗалыкның 500 гектар мәйдан чәчүлекләрен яңадан эшкәртергә кирәк. Бу көзге һәм язгы бодай, арпа, люцерна культураларын кабат чәчәргә туры киләчәк дигән сүз. 

    Тиздән районга килгән бу афәт белән көрәшү турында район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев белән әңгәмәбезне тәкъдим итәчәкбез.

Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/bu-mim/aktanysta-tabigat-kazasy-basu-kyrlarybyzny-kyrau-aldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев