Аграрийлар урып-җыюда
Авыл хуҗалыгы

Аграрийлар урып-җыюда

Мөслим районы аграрийлары урып-җыю эшләрен оешкан төстә алып баралар.

Басуларда Исламов И.З., Авзалов Н.Г. крестьян фермер хуҗалыклары, «Туган як-Родные края», «Намус» (Агросила), «Агуст-Мөслим» агрофирмалары эшли.
Урып-җыю эшләренә аграрийлар тулы әзерлек белән килделәр. Кырларда 80 берәмлек техника, шул исәптән 34 комбайн хезмәт куя.
Уңышларны югалтуларсыз һәм тиз арада җыеп алуларын телибез!

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев