18 ноябрьгә һава торышы
Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
18 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава көтелә. Көчле кар явачак. Кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез 0..-5˚ градус. Юлларда кар көртләре, бозлавык булырга мөмкин.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев