13 сентябрьгә һава торышы
Һава торышы

13 сентябрьгә һава торышы

Төнлә урыны белән кырау төшәргә мөмкин.

13 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Яңгырлар көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +1..+5˚ градус, урыны белән туфракта -1˚ градуска кадәр салкын булып, кырау төшүе ихтимал. Көндез +14..+18˚ градус җылы көтелә. 

Рәфидә Усманова фотосы 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев