Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Җылынырбыз кебек

​​​​​​​Көннәр салкынайту белән халык ягу сезоны башлануын көтә. Шәхси һәм күпфатирлы йортларны җылытуда проблемалар юк. Аларның һәркайсында шәхси җылыту системалары көйләнгән. Ә менә социаль объектлар җылы биргәнне көтәргә мәҗбүр. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов белән ягу сезонына әзерлек турында сөйләштек.

– Дамир Заһитович, ягу сезонына әзерлекне ничек бәялисез?

– Ягу сезонына әзерлек җәй башыннан ук башланды. Ягу сезонына 56 объект әзерләнергә тиеш иде. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләренең котельныйларында җиһазлар тикшерелде, электр, җылылык өчен җаваплы хезмәткәрләр билгеләнде. Һәр учреждениенең ягу, электрүткәргечләр системаларының проектлары ясалды. Газ өчен җаваплы хезмәтләр, Ростехнадзор таләпләре үтәлде. Ростехнадзор вәкилләре белән җылылыктан файдаланучы алты һәм җылылык тапшыручы ундүрт юридик зат тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә актлар төзелде, җитешсезлекләр төзәтелде. Бүгенге көндә Ростехнадзорда раслату өчен районның ягулык сезонына әзерлек паспорты әзерләнә.

– Оешмаларга җылы бирелдеме әле?

– Район Башкарма комитеты карары нигезендә 15 сентябрьдән ягу сезоны башланды. Бүгенге көндә газ участогы хезмәткәрләре социаль учреждениеләргә ягу бирү белән мәшгуль. Шушы көннәрдә районның бөтен учреждениеләренә дә газ бирелер, дип көтелә.

– Торак-коммуналь хуҗалык тиешле дәрәҗәдә эшләсен өчен кулланучыларның да әлеге хезмәт өчен түләүләрне үз вакытында башкаруы мөһим...

– Әйе. Әмма, кызганыч, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булган райондашларыбыз да бар. Быелның августына булган мәгълүматлар буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның 11,6 млн сум бурычы бар. Шуның 8,1 млн сумы – каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү өчен җыелган әҗәт. Идарәче компаниягә халыкның 4 млн сумлап бурычы бар.

– Дамир Заһитович, бурычлыларга чара күреләме?

– Район башлыгы карары нигезендә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бурычларны түләтү буенча комиссия төзелде. Бүгенге көндә бердәм мәгълүмат үзәге базасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтле 163 кеше (135е эшли, җиде пенсионер, унөч эшсез һәм сигез кеше вафат) теркәлгән. Бурычлыларга уведомлениеләр тапшырыла, судка бирү буенча эш бара. Ел башыннан 12 кеше судка бирелде, тагын 17 кешенең документлары әзерләнә. Суд нәтиҗәсендә 1 млн сум бурыч түләнгән. Суд алдыннан эш алып бару нәтиҗәсендә 228 абонент 746 мең сум әҗәтен каплаган.

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев