Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Тиеш түгел урында сату тыела

Бер кешегә штраф салынды

Берничә ел элек район үзәгендә юл чатларына чүп контейнерлары куелган иде.
Халык чүп савытына тирес түгә башлагач махсус хезмәтләр контейнерларны алып куярга мәҗбүр булды. Район Башкарма комитетының административ комиссиясе баш белгече Илназ Әхмәдуллин хәбәр итүенчә, кагыйдәләргә бармак аша караучылар күп.
Хастаханәнең машина кую урынында үсенте сатучылар активлашты. Тиеш түгел урында сату итүчеләр, беренчедән, юл хәрәкәтенә комачаулый, икенчедән, сәүдәгәрләрдән соң парковкада балчык, кипкән үсентеләр чәчелеп кала. Бу да экология кагыйдәләрен бозуга керә.
— "ТР Административ хокук бозулар кодексы"ның 3.2 маддәсе нигезендә урам сәүдәсе тәртибен бозган өчен 1 ай эчендә сигез кешегә кисәтү ясалды һәм бер кешегә штраф салынды. Үсенте сатучылар кисәтүләргә адекват реакция ясамый — яный, ләгънәт укый башлыйлар, — ди Илназ Әхмәдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев