Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Тату аш татлы булыр

Балаларның туклануы – әти-әниләрне борчыган төп мәсьәләләрнең берсе.

Сабыйларыбыз нәрсә ашый? Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә туклану ничек оештырылган?
Район үзәгендәге һәм авыллардагы мәктәпләрне азык-төлек продуктлары белән эшмәкәр Эльза Ибраһимова тәэмин итә.
Мөслим үзәгендәге һәм авыллардагы унбер балалар бакчасына продукцияне “Граф+” җәмгыяте җитәкчесе Алсу Гыймаева китерә.

– Мөслим җирлегендә озак еллар эшләүче эшмәкәрләргә ышанычыбыз зур. Алар берничә ел инде балаларны ел дәвамында сыйфатлы ризык белән тукландыра. Алдагы елларда продукцияне шәһәр эшмәкәрләре дә алып килә иде. Әмма алар алып килгән азык- төлек сыйфат ягыннан аерылып тора иде. Балалар бакчалары һәм мәктәпләргә бер генә тәэмин итеп торучы билгеләнгәч, тукландыру мәсьәләсен дә, ризыкның сыйфатын контрольдә тоту да уңайлырак. Мәктәпләрдә балалар көненә ике мәртәбә кайнар аш ашагач, әти-әниләр дә канәгать, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Сыйфатлы товардан әзерләнгән ризык та аерылып тора шул! Мөслим гимназиясендә дүшәмбе көнне төшке ашка салат, макарон белән тавык котлеты бирделәр.

– Укучылар теге яки бу ризыкка гына өстенлек бирәләр дип әйтеп булмый. Балалар иртәнге ашны да, төшкесен дә бик яратып ашый. Быелгы беренче сыйныфлар ботканы аеруча яратты. Кайбер бала ботканы яратмый диючеләр дә бар. Алай димәс идем. Иптәшеннән күреп булса да ашаучы балалар байтак. Балалар дөрес тукланырга тиеш. Меню балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә. Файдалы һәм кирәкле микроэлементлар кергән кайнар ашларны тәмле булсын дип пешерәбез. Өстәмә порция сорап килүчеләр дә бар. Балаларның ашаганын күреп сөенәбез. Мәктәпләрдә туклану бик яхшы оештырылган, – ди Мөслим гимназиясе пешекчесе Луиза Җиһаншина.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану нор- малары санитар-эпидеми- ологик таләпләрдән чыгып билгеләнә. Пешекче нәрсә тели, шуны пешерә алмый! Бар төр ризык алдан расланган меню буенча әзерләнә. Туклануның 30 процентын гына әти-әни түли, калганын хөкүмәт күтәрә. Район мәктәпләрендә укучылар көнгә ике тапкыр кайнар ризык ашый. Бакчаларда сабыйлар дүрт мәртәбә туклана – иртәнге аш, икенче иртәнге аш (кефир, печенье яисә вафли белән кисель), төшке аш, кичке аш.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы 5-9 сыйныфлар өчен туклану өчен бер көнгә түләү 35 сум тәшкил итә. Урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен иртәнге ашның бәясе – 19 сум 20 тиен, төшке аш – 35 сум. 35 сумның 8 сум 30 тиенен, субсидия буларак, хөкүмәт бирә. 1-4 сыйныфлар иртәнге аш өчен генә түли. Төшке аш башлангыч сыйныфларга 55 сум 55 тиен тәшкил итә. Моны тулысынча  хөкүмәт күтәрә.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев