Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Рөстәм Миңнеханов чәчү барышына югары бәя бирде (+фоторепортаж)

Мөслимгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.

Рөстәм Миңнехановны “Август-Мөслим” агрофирмасының Үрәзмәт басуында район башлыгы Альберт Хуҗин каршы алды. Биредә ул авыл хуҗалыгы белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. 
Кунаклар иң элек авыл хуҗалыгы күргәзмәсен карады. “Агромастер” җитештерү компаниясендә эшләнгән авыл хуҗалыгы техникасы, импортны алыштыручы запас частьләр кунакларда зур кызыксыну уятты. Район башлыгы Альберт Хуҗин Татарстан Республикасы Рәисен язгы кыр эшләре барышы белән таныштырды.
– Районда 59 мең гектар мәйданда язгы чәчү башкарылырга тиеш. Әлеге мәйданның 92 процентында эш төгәлләнде. Һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 97 килограмм ашлама кертелде. Чәчү төгәлләнү алдында, – диде район башлыгы.
Альберт Хуҗин терлекчелек күрсәткечләре белән дә таныштырды. Көн саен 71 тонна сөт савып алына. Узган ел белән чагыштырганда, көнлек савым 22 тоннага арткан. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге буенча районның, соңгы ике ел эчендә 8 позициягә күтәрелеп, республикада алтынчы урын биләвен әйтте. Кызганычка каршы шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кимегән. Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина халыкның сөт бәясенең кимүенә борчылуын җиткерде. Республика Рәисе әлеге мәсьәләдән хәбәрдар булуын һәм аны чишү юлларын өйрәнеп, мәгълүмат җиткерәчәкләрен билгеләп үтте.
– Мөслим районы авыл хуҗалыгы буенча – алдынгылар рәтендә. Бердәм эшлисез, шуңа нәтиҗәсе дә бар. Киләчәктә дә аңлашып эшләргә язсын! Хезмәтегез өчен рәхмәт! – диде Республика Рәисе. 
Альберт Хуҗин районның 27 дәүләт программасында катнашуын да билгеләп үтте һәм Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. Хөкүмәт программасы нигезендә “Мизгел” яшьләр үзәгендә, “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ремонт бара. Гравий юлларга каты өслек түшәү программасы кысаларында узган ел район үзәгендә дүрт урамга асфальт түшәлде, бу эш быел да дәвам итәчәк. 
Татарстан Республикасы Рәисе “Август-Мөслим” агрофирмасының “Үрәзмәт” товарлыклы-сөтчелек комплексын да карады. Татарстан Республикасы Рәисе роботлаштырылган савым аппаратларының эшләвен зур кызыксыну белән күзәтте, савым сыерларының азык рационы белән кызыксынды, яңа туган бозаулар бүлегендә булды. Комплекста микроклимат белән идарә итүче автомат кросс-вентиляция системасы эшли. Эш тулысынча роботлаштырылган. Рөстәм Миңнеханов сөтчелек комплексына югары бәя бирде һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә уңышлар, имин, уңдырышлы еллар теләде.


Наилә Сәлахова

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев