РФ Конституциясе көнендә район башлыгы укучылар белән очрашты
Актуаль

РФ Конституциясе көнендә район башлыгы укучылар белән очрашты

12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне.

12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Конституция нәкъ 30 ел элек - 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән иде.

Әлеге вакыйга уңаеннан район башлыгы Альберт Хуҗин Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә укучылар белән очрашты.

"Илебезнең төп кануны" исеме астында үткән тәрбия сәгатендә укучылар район башлыгы белән Конституциянең һәр Россия гражданины өчен әһәмияте турында фикер алыштылар, гади тормыш мисаллары нигезендә проблемалы ситуацияләрне чиштеләр.

 

Гөлназ Җәлилова фотолары

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев