Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Кеше хезмәтен хөрмәтлик

Чүп ташлар өчен урналар бар, Өстәмә бер-ике адым ясап чүп ташлап булмыймыни?!

 – Мөслим урамнарында ризыктан бушаган каплар, шешәләр күреп җан әрни. Чүп-чар ташлау өчен урналар бар бит! Өстәмә бер-ике адым ясап чүп ташлап булмыймыни?! “Тирәюнебезне җыештыру белән шөгыльләнүче махсус оешма бар”, – дияргә ярата кайберәүләр.
Шулай, тик кеше хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк.
Җыештыручы бар дип чүпне теләсә кая ташларга димәгән. Узган шимбәдә мәктәп укучылары өмәгә чыкты. “Кояшлы Ык” ял зонасында җыештыру буенча байтак эш башкарылды.
Ык буенда төзекләндерү эшләре бүген дә дәвам итә, чөнки агач җиһазларның күбесе ватылган, ремонт таләп итә. Череп түгел, кайберәүләрнең көчен кая куярга белмәве аркасында ватылган алар. Шуны аңламыйм: үзе яшәгән җирлекне чүпләү, вату, җимерү кемгә кирәк микән?! Вандаллык бит инде бу! Районыбызның иң матур урыннарыннан берсе булган Ык буена кемнең нинди үче бар?! Кунаклардан туган җиребез турында матур фикерләр ишеткәндә күңел сөенә бит! Матурлыкны сакларга өйрәнәсебез бар!

Хасилә Фатыйхова., Мөслим

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев