Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Кеше авырлыкта сынала

Мобилизацияләнгән егетләргә райондашларыбыз кулдан килгәнчә ярдәм итә.

Ярдәм янәшә” акциясенә район халкы бердәм кушылды. Авыл халкы мобилизацияләнгәннәр өчен азык-төлек һәм башка кирәк-яракны әзерли дә, сатып та ала.
Симәк авылы хатын-кызлары мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен токмач басып кисте. Авыл клубы мөдире Динар Госманов, хатын-кызларны җыеп, авыл клубында токмач кисүне оештырган.
– Сугыш вакытында безнең әбекәйләр солдатлар өчен ипине, телемләп кисеп, мичтә киптереп, ипи җибәргән. Без токмач кисәргә булдык. Өй йомыркасына басылган токмач тәмле, экологик яктан чиста. Токмач басып кисү идеясен Яңа ел алдыннан ук тормышка ашырасы килгән иде. Махсус хәрби операциядәге егетләр өй токмачы белән тәмле аш ашый алсын, дип тырышабыз, – ди Нәҗимә Хафизова.
– Симәк һәм Краснояр авылларыннан – берешәр, Торыштан дүрт егет махсус хәрби операциядә катнаша. Мобилизацияләнгәннәргә булдыра алганча ярдәм итәргә телибез. Уңган апаларыбызның күңел җылысы салынган милли ризыклар егетләргә барып җитәр, дип өметләнәбез, – ди Динар Госманов.
Токмач өчен кирәкле ингредиентлар – он һәм йомыркаларны хатын-кызлар өйләреннән алып килгән. Өй токмачы озак саклана. Аны киптереп, контейнерларга тутырып, посылка итеп җибәрергә планлаштыралар. 
– Азык-төлек әзерләүне алга таба да дәвам итәчәкбез. Без, бер нәрсәгә мохтаҗлык кичермичә, җылы өйләребездә яшибез, ә егетләребез хәрби операциядә катнаша. Без бердәм булырга тиеш! Бердәмлектә – көч! Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын! Һәрберебез шушы теләктә, – ди Силүзә Зыятдинова.
Хәрби хәрәкәттә катнашучыларга кемдер җылы оекбашлар бәйли, кайберәүләр матди ярдәм күрсәтә. Иң мөһиме – берәү дә читтә калмый. Алтын утта, кеше авырлыкта сынала, диләр. Илгә килгән сынауны лаеклы үткәрергә язсын!

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама