Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Кемгә – бәйрәм, кемгә – эш!

Яңа ел алдыннан бәйрәм оештыручыларның фикере белән кызыксындык. Яңа ел ул – гомернең бер өлешенә бәя бирә, якын кешеләр арасында аны истә калырлык итеп үткәрә, ял итә торган вакыт. Кемдер ял итә, ә кемдер бәйрәмне оештыруга үз өлешен кертә. Берничә көн дәвам иткән ялларыбызны файдалы итеп, Яңа ел могҗизасы тудыручылар бәйрәмне ничек кабул итә?

Клара Гыйльфанова, ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры:

– Икенче ел рәттән Яңа ел төненә эш сменасы туры килә. Ашыгыч ярдәм чакыручылар бигрәк тә вируслы авырулар чорында күп була, балаларның температурасы күтәрелеп, чакырулар саны арта. Алкогольле эчемлекләр аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Ашказаны-эчәк авырулары да бәйрәм чорында баш калкыта. Авыручылар саны, гадәттә, бәйрәмнән соң күбәя. Райондашларыбызны үзләренә ярамаган ризыкларны ашаудан тыелырга, ризыкны күп әзерләмәскә, спиртлы эчемлекләр кулланганда чама хисен онытмаска, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга, ярдәм кирәк булганда ашыгыч ярдәм чакырырга киңәш итәм.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев