Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Карны юлга чыгарма!

Халыкның карны юлга чыгаруы юл хәрәкәтенә комачаулык тудыра.

 Быел биш кешегә кисәтү ясалды. Алга таба тәртип бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак. Ишегалдындагы карны юлга чыгару законга сыймый! Халыкның, оешмаларның кар чыгарып, юл хәрәкәтенә комачаулаганнары өчен административ җаваплылык каралган.
ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә, юл хәрәкәтенә куркыныч тудырган, юл хәрәкәтенә тоткарлык ясаган, юлны пычраткан гражданнарга – 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф каралган, – ди район Башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең баш белгече Илназ Әхмәдуллин.

Юлга кар чыгарырга “яратучы” бер апа: “Мин ул карны кая куйыйм?! Кар эттерүче техника алып китәр әле! Ишегалдына алып кереп өяргә әллә?!” – дип, хаклы булмавын аңларга да теләмәде.

– Райондашларыбыздан соңгы арада бик күп мөрәҗәгатьләр керә: юллар йөрмәле түгел, тротуарлар чистартылмаган. Кар җыю буенча нормативлар бар. Юлларда кар өемнәре булмасын өчен, техника кар яуганнан соң өч сәгатьтән дә соңга калмыйча яки, юл классификациясенә карап, 12 сәгатьтән дә соңармыйча юлны кардан чистартырга тиеш. 

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев