Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Игелек акциясе старт алды

Җирлегебездә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" игелек акциясе киң яклау таба.

Бу елны 100дән артык балага мәктәп кирәк-яраклары алуда булышу күздә тотыла.

Районыбыз "Таттелеком" оешмасы ел саен 5 балага уку әсбаплары белән портфель тутыра, бу гамәл күркәм традиция булып яшәп килә.
Бүген дә оешма җитәкчесе Марсель Әһлиев укуларында зур уңышлар теләп, рюкзакларны тапшырды.
Район Советы Аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов балаларның олы тормышка аяк басуларын, укуның бик мөһим булуын ассызыклап узды һәм изге теләкләрен җиткерде.

Шулай ук даими иганәче “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов 10 балага 10ар мең сумлык ярдәм күрсәтте.

Районыбызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе 1 августтан башланып китте. Аз керемле, күп балалы гаиләләрдән булган, әти-әнисе инвалид яки авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә үсүче балалар да бар арабызда. Акция барышында һәркем аларга ярдәм итә ала. Иганәчеләргә «Мизгел» яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев