Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Эшлекле дүшәмбе

Мөслим муниципаль район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.

Альберт Хуҗин узган атналарда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, киләсе атналарга билгеләнгән бурычларга тукталып үтте.

Оешманың эшчәнлеге, ирешелгән уңышлар, киләчәккә эш планнары турында:
1. Мәктәптән тыш эшләр үзәге эшчәнлеге һәм җәйге ялны оештыру буенча Аяз Бәдртдинов;
2. “Мөслим электр челтәрләре” ачык акционерлык җәмгыяте филиалының эшчәнелеге буенча Кәрим Сәлимгәрәев;
3. "Өченче буын" XIII Республика Спартакиада ярышларының муниципаль этабы йомгаклары буенча Илгиз Низамов,
4. Урманнарда янгын куркынычызлыгын тәэмин итү, агачларга зыян салучы күбәләкләргә каршы биологик матдәләр белән чаралар күрү турында урманчылык җитәкчесе Рафил Асылгәрәев чыгышлары тыңланды

Киләсе атнага планлаштырылган чаралар:
• 15 май - Гаилә көне уңаеннан велойөгереш оештырыла (Мөслим йөрәге скверы);
• 18-20 май– Мөслимдә хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары үтә (Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы);
• 22 май – Казан шәһәрендә Мөслим районың җыены (экспозицияләр, күргәзмәләр, мастер- класслар, зур концерт) үтә;
• 21 май – Изге Болгар җыены ( Болгар шәһәре).

Фотолар - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X