Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Чишмәләр караулы

Баланлы авылының көнбатыш читендә Макар чишмәсе бар.


Бик күп еллар бу чишмәгә сулыш биреп, үз көчләрен кертеп, бураларын бурап, тирә-юнен чистартып, төзекләндереп торган әрвахларга авылдашлары бик рәхмәтле. Әдәл Кариев, Әзһәм Сибгатуллин, Булат Галләмов, Мансур Даутов, Марсель Марков кебекләрнең эшен дәвам итүчеләр бүген дә бар.

Өлкән буын кешеләре бу чишмәне юкка гына тәрбияләп, карап тотмаганнар: авыл тарихы бу чишмә гомере белән тыгыз бәйләнгән. Алгиз Корбанов авылдашлары ярдәме белән Макар чишмәсен төзекләндерә башлады. Тәртипкә китерә башлаганчы, беренче эш итеп, суның сафлыгын, эчәргә яраклыгын тикшерткән. Өмәләр җыеп, авыл халкы белән бергәләп чаган агачларын кискәннәр, үләннәрне чабып, чишмә юлын чистартканнар, төзекләндерү эшен башлаганнар. Өмәләрдә самавырлар куеп, чәйләр әзерләгәннәр. Саҗидә Сибгатуллина, Гүзәл Мансурова коймаклар пешергән.

"Катнашкан, ярдәм күрсәткән барыгызга рәхмәт. Матурлыкны читтән генә күзәтү түгел, үзебезнең тирә-юньне үзебез матурлау безнең төп адым булырга тиеш. Җирлектә тудырылган уңайлыкларны саклап, карап, дәвам итеп яшәүне бурыч итеп куярга кирәк", - дип яза Алгиз Фәрит улы үзенең аккаунтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев