Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Бергә булсак - авырлыкларны да җиңәрбез

Узган җомгада “Без бергә!” хәйрия марафоны үтте.

Әлеге чарада оешмапредприятиеләр, эшмәкәрләр катнашты.Шунда ук мөмкинлекләре чикле райондашларның кул эшләреннән күргәзмә-ярминкә эшләде.
Чараны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ачты. Ул сәламәтлекләре чикле кешеләргә матди генә түгел, рухи ярдәмнең дә бик мөһим булуын искәртте.

– Кемнеңдер – тумыштан, кайберәүләрнең нинди дә булса фаҗигагә бәйле сәламәтлеге чикләнергә мөмкин. Авыру белән көрәшкән кешегә яшәргә көч бирү өчен кайчак бер җылы сүз дә җитә, – диде Азат Әхмәтҗанов.

– Марафонның төп максаты – мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемалары турында җәмәгатьчелеккә җиткерү, шуңа игътибар юнәлтү. Сәламәт кешеләрнең күңелендә мәрхәмәтлелек хисләрен уятып, инвалидларга булдыра алган кадәр ярдәм оештыру – җәмгыятебезнең бурычы. Декада дәвам итә. Ярдәм итәсе килгән кешеләр район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Ярдәмгә мохтаҗларны күрәбез, ишетәбез икән, күңелебез җитеп, аларга булдыра алган кадәр матди ярдәм оештырсак иде. Алган кеше бер сөенсә, биргән кешегә дә савап булып бара ул, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
Кунаклар арасында районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин да бар иде.

– Дөньяның никадәр кадерле икәнен белү өчен исән кеше үзен сәламәтлеге чикләнгән кеше урынына куеп карасын иде. Бар шундый кешеләр: кулларына калак тотып ашый да, кеше ярдәменнән башка утыра да, йөри дә алмыйлар. Менә шундыйларга ярдәм итсәк, нур өстенә нур, шөкер өстенә шөкер булыр иде, – диде хәзрәт.
Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов соңгы елларда инвалидларга дәүләт тарафыннан игътибар артуын, җәмгыятьнең аларга йөз белән борылуын әйтте. Җәмәгатьчелекнең, җитәкчелекнең сәламәтлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына битараф булмавына, тиешле законнар кабул ителеп даруларга ташламалар ясалуына, финанс мәсьәләләренең дә уңай хәл ителүенә басым ясады һәм районда инвалидлар оешмасын кабаттан торгызырга тәкъдим итте.
Район хастаханәсенең баш педиатры Резеда Мөҗипова мөмкинлекләре чиклеләрне үз-үзләренә һәм кешеләргә ышанычны югалтмаска чакырды. Ул хастаханә коллективы исеменнән матди ярдәмнең, Украинада махсус хәрби операциядә катнашып яраланган, бүгенге көндә ярдәмгә мохтаҗ райондашыбыз Руслан Харрасовның якыннарына тапшырылачагын әйтте.

– “Без бергә” хәйрия марафоны халыкны берләштерә, якынайта. Без бүген саусәламәт, әмма арабызда мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүчеләр дә бар. Бу сынау, гыйбрәт алып, бүгенге тормыштан канәгать булып яшәү өчен бирелгән. Баласы сәламәт булган әти-әни үзләренең никадәр бәхетле икәнен аңлап та бетерми. Башкаларга битараф булмасак иде, – диде иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.
Марафонда адреслы ярдәм күрсәтүчеләр дә шактый булды. Хәйрия марафоны җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Авырлыкларны җиңеп, тормыш дәртен югалтмыйча, өмете сүнмичә яшәүче көчле рухлы райондашларыбыз турында видеосюжетлар да күрсәтелде.
Хәйрия эшләре ел буе дәвам итеп, һәркемнең күңелендә игелек хисләре, ярдәм итү теләге уятып, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хәлләрен азга гына булса да җиңеләйтә алсак иде.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев