Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Балалар исән-сау булсыннар! (Фоторепортаж)

Район башлыгы мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре, тормыш иптәшләре белән очрашты.

Мобилизацияләнгән егетләр мөмкинлекләре булганда якыннары белән элемтәгә керә. Метрәй егете Рузәл Минһаҗев та берничә тапкыр мобилизацияләнгән егетләр янына барып кайтты. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан узган очрашуда ул да катнашты.
– Егетләр белән элемтәдә торабыз. Аларның соравы буенча “Агромастер” компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов өч тепловизор белән тәэмин итте. Аңа бик зур рәхмәт! Районыбыздагы эшмәкәрләр һәрвакыт ярдәмгә әзер. Сорауларыгыз, проблемаларыгыз булса, кыенсынмагыз, безгә хәбәр итегез. Бергә булганда авырлыкларны кичерү җиңелрәк, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, әниләргә мөрәҗәгать итеп.
Рузәл Минһаҗев хәрби операция зонасына алты тапкыр барган. “38 райондашыбыз белән күрештем, 148 егет белән элемтәдә торам”, – ди ул. Рузәлнең максаты – егетләргә ярдәм итү, терәк булу, бердәмлекне күрсәтү. Райондашлар, якташлар ярдәме белән ул гуманитар ярдәм илтә. Рузәл Иске Чакмакта яшәүче Нәсимә Шәрифуллинаның – 3 литрлы утыз банка бал, Игенчедән Разиф Кәрамов белән Ришат Сәйфуллинның 1 тонна күркә ите алып килүен, Ленар Галяев белән Алмаз Исәнбаевның әлеге иттән тушенка ясауларын сөйләде. Зөлфәр Хантимеров ысланган тавыклар, күрше районнан берәү 180 шәм ясап китергән. Актүбә кызлары маскировка-сеткалар үргән. Әмәкәйдән Диас Шәрипов азык-төлек саклау өчен герметик каплар ясаган. “Чик сакчылары, авыл җирлекләре, китапханәләр дә гуманитар ярдәм күрсәтте”, – ди Рузәл. Барысы да – ярдәм йөзеннән! “Нива” машиналары да илттек. Бер иске машинаны да алып барырга туры килде. Шул машина белән егетләрне засададан алып чыгып, 7 кешенең гомерен саклап калганнар! – диде Рузәл, горурланып.
Рузәл Минһаҗев мобилизацияләнгән райондашларыбызның балалардан килгән хатларны кадерләп саклауларын да билгеләп үтте. Шуңа бәйле тетрәндергеч вакыйга да сөйләде. Бер егет кесәсеннән төшеп калган хатны эзләргә китә. Шулвакыт блиндажда шартлау була. Хатны эзләп чыккан егет исән кала. Балалар хаты аны үлемнән коткара! 
– Бу хәлләр безне күктән җиргә төшерде, тормышка карашыбызны үзгәртте. Хәзер безгә тынычлыктан башка бернәрсә дә кирәк түгел. Иң мөһиме – егетләр исән-сау әйләнеп кайтсын! Алар – чын геройлар! – ди Рузәл.
Рузәл егетләр белән очрашу мизгелләрен бәян итте, шигырьләрен сөйләде. Шул рәвешле хатын-кызларны елатты да, елмаерга да мәҗбүр итте. Әниләрнең һәркайсы аңа рәхмәтен җиткерергә ашыкты, һәр чыгышын алкышларга күмде. 
– Уртанчы улым мобилизацияләнде. Сирәк булса да хәбәрләшеп торабыз. Улым мәктәп укучылары алып килгән хатны үзе кайтканчы сакларга кушты, – диде бер әни. 
– Рузәл артыннан җибәргән күчтәнәчләрем улыма барып җиткән. “Күчтәнәчләрдән өй җылысы килә”, дип әйтә, – дип сүзгә кушылды икенчесе.
Шул рәвешле әниләр, күз яшьләре аша, балаларыннан килгән хәбәрләргә сөенүен белдерде. Бәйрәм бүләге итеп яшь армиячеләр хатын-кызларга – чәчәкләр, Рузәл үзенең китапларын таратты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре җырларын бүләк итте. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
Римма Афзалова

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев